“Көньяк” автовокзалы 16-17 июль көннәрендә өстәмә рейслар оештыра

2015 елның 14 июле, сишәмбе
“Көньяк” автовокзалы бәйрәм алды көне 16 июльдә һәм 17 июль Ураза бәйрәме көненә эчке һәм төбәкара линияләрдә популяр юнәлешләр буенча өстәмә рейслар оештыра - Тольятти, Уфа, Димитровград, Күмертау, Салават, Чабаксар, Туймазы, Әлмәт, Түбән Кама, Яр Чаллы, Чистай, Нурлат, Чирмешән, Болгар, Яңа Чишмә, Зөя, Базарлы Матак һәм башка юнәлешләрдә.

Өстәмә рейслар турында мәгълүматны “Көньяк” автовокзалының белешмә хезмәте телефоны (843) 237-33-23 аша белергә мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International