Спортның су төрләре буенча ФИНА Дөнья чемпионатын уздыру чорында Казанда вакытлыча махсус полосалар бүленде

2015 елның 13 июле, дүшәмбе

Казандагы 2015 елгы Спортның су төрләре буенча 16 нчы ФИНА Дөнья чемпионатын уздыру чорында, шул исәптә “Мастерс” категориясендә дә, ярышларда катнашучыларны шәһәр транспортына бүленгән махсус полосалар буенча йөртәчәкләр.


Казан шәһәре Башкарма комитеты карары нигезендә, әлеге полосалар 11 юл-урам челтәре участогында бүленгән, алар чемпионатка әзерлек һәм аны уздыру чорында үз көчендә булачак.


Вакытлыча полосалар кызгылт-сары төс белән билгеләнгән. Ул полоса буенча шәһәр транспорты һәм чемпионатның махсус транспорты хәрәкәт итәргә хокуклы. Әлеге вакытлыча бүленгән полосага чыгучыларны 1,5 мең сум күләмендә штраф көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International