Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 14 июле, сишәмбе
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 294 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 25 очрагы теркәлгән.

Иделдә суның биеклеге 53 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Камада су 53,46 метр (65,9 метр) биеклектә.

Казан аэропортыннан 75 рейс башкарылган, шул исәптә 17 чартер, 24 халыкара рейслар. 4056 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3766 кеше килгән.

14 нче июльдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, күп районнарда яңгыр, җил көньяк-көнбатыштан. Температура көндез: +18 - +23 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International