ЯҢАЛЫКЛАР


22
июль, 2015 ел
чәршәмбе
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 24 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 34 очрагы, 40 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 684 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.
Казан аэропортыннан 80 рейс башкарылган, шул исәптә 8 чартер, 28 халыкара рейслар. 3387 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 4122 кеше килгән.

21
июль, 2015 ел
сишәмбе
 

  “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре” бәйгесе нәтиҗәләре буенча “Казан” халыкара аэропорты “Аэровокзал комплексында пассажирларга хезмәт күрсәтү” категориясенең “Хезмәтләр” номинациясендә лауреат булды.

“Өстәрәк – арзанрак” махсус тарифы буенча “ФПК” АҖ поездларының купе вагоннарындагы өске урыннарга билетлар 40% ташлама белән сатыла башлады.
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 34 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 28 очрагы, 51 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 657 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 278 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 3 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 55 очрагы теркәлгән.

20
июль, 2015 ел
дүшәмбе
“ЮВТ АЭРО” авиакомпаниясе Казан-Мәскәү (Внуково) һәм Казан - Санкт-Петербург маршрутлары буенча билетлар сата башлады.
Казандагы 2015 елгы Спортның су төрләре буенча 16 нчы ФИНА Дөнья чемпионатын уздыру чорында, шул исәптә “Мастерс” категориясендә дә, ярышларда катнашучыларны шәһәр транспортына бүленгән махсус полосалар буенча йөртәчәкләр.
“Көньяк” автовокзалыннан яңа 767 нче номерлы “Казан-Чабаксар” маршруты буенча автобуслар йөри башлады.
20 нче июльдән “РусЛайн” авиакомпаниясе “Казан” халыкара аэропортыннан яңа рейс ачты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International