ЮВТ АЭРО авиакомпаниясе Казаннан Мәскәүгә һәм Санкт-Петербургка билетлар сата башлады

2015 елның 20 июле, дүшәмбе
“ЮВТ АЭРО” авиакомпаниясе Казан-Мәскәү (Внуково) һәм Казан - Санкт-Петербург маршрутлары буенча билетлар сата башлады.

24 нче июльдән Казан - Мәскәү (Внуково) – Казан маршруты буенча самолётлар якшәмбедән кала һәр иртә, шимбә көннән кала һәр кич саен очачаклар.

30 нчы июльдән Казан - Санкт-Петербург - Казан маршруты буенча очышлар дүшәмбе, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә гамәлгә куела.

Рейслар 50 урынлы “Bombardier CRJ200” һава судноларында гамәлгә ашырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International