“Казан” халыкара аэропорты 2015 елда “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре” бәйгесенең лауреаты булды

2015 елның 21 июле, сишәмбе
“Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре” бәйгесе нәтиҗәләре буенча “Казан” халыкара аэропорты “Аэровокзал комплексында пассажирларга хезмәт күрсәтү” категориясенең “Хезмәтләр” номинациясендә лауреат булды.

16 июньдә Казан аэропортының презентациясе барышында бәйге комиссиясенә аэропортта пассажирларга максималь уңайлы шартлар булдыруга зур әһәмият бирелүе хакында сөйләнелде.

“Казан” халыкара аэропортының лауреат исеменә лаек булуы илебезнең башка эре предприятиеләре белән беррәттән “Россиянең иң яхшы 100 товары” программасында катнашу мөмкинлеге бирә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International