“РусЛайн” авиакомпаниясе яңа Казан-Екатеринбург рейсы ачты

2015 елның 20 июле, дүшәмбе

20 нче июльдән “РусЛайн” авиакомпаниясе “Казан” халыкара аэропортыннан яңа рейс ачты. Казан-Екатеринбург маршруты атнага өч тапкыр башкарыла: дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә.

 
Очулар Bombardier CRJ200 50 урынлы уңайлы самолетларда башкарылачак.

 
Очкыч Казаннан 08.50 сәгатьтә, Екатеринбургтан 08.20 сәгатьтә очып китә (җирле вакыт күрсәтелгән). Очу вакыты 1,5 сәгать тәшкил итә.


Әлеге расписание буенча очулар 2015 елның октябренә кадәр планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International