Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 21 июле, сишәмбе
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 278 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 3 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 55 очрагы теркәлгән.

Иделдә суның биеклеге 52,82 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Камада су 52,94 метр (65,9 метр) биеклектә.

Казан аэропортыннан 77 рейс башкарылган, шул исәптә 23 чартер, 21 халыкара рейслар. 3048 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3463 кеше килгән.

21 нче июльдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, вакыты белән яңгыр, кайбер районнарда яшен, көньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура көндез: +20 - +25 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International