Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып Казандагы махсус полосаларга чыгуны тыю буенча эшен көчәйтте

2015 елның 20 июле, дүшәмбе

Казандагы 2015 елгы Спортның су төрләре буенча 16 нчы ФИНА Дөнья чемпионатын уздыру чорында, шул исәптә “Мастерс” категориясендә дә, ярышларда катнашучыларны шәһәр транспортына бүленгән махсус полосалар буенча йөртәчәкләр.

Казан шәһәре Башкарма комитеты карары нигезендә, әлеге полосалар 11 юл-урам челтәре участогында бүленгән, алар кызгылт-сары төс белән билгеләнгән:


- Универсиада проспекты Оренбург урамыннан алып Вишневский урамына кадәр;
- Тихомирнов урамы Вишневский урамыннан алып Бутлеров урамына кадәр;
- Сибгать Хәким урамы Декабристлар урамыннан алып Чистай урамына кадәр;
- Островский урамы Пушкин урамыннан алып Астрономия урамына кадәр;
- Астрономия урамы Островский урамыннан алып Сул як Болак урамына кадәр;
- Ташаяк урамы Сәид-Галиев урамыннан алып Сул як Болак урамына кадәр;
- Волков урамы Айвазовский урамыннан алып Достоевский урамына кадәр;
- Мәскәү урамы Ташаяк урамыннан алып Г. Камал урамына кадәр;
- Батурин урамы К. Маркс урамыннан алып Кремль дамбасына кадәр;
- Чернышевский урамы Г. Исхакый урамыннан алып Профсоюз урамына кадәр;
- Сәид-Галиев урамы Р. Яхин урамыннан алып Ташаяк урамына кадәр.


Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре көн саен 70тән артык кагыйдә бозу очракларын ачыклыйлар. Бүгенге көндә Дәүләт автоинспекциясе мондый очракларны булдырмас өчен актив эш алып бара.


Әлеге полоса буенча шәһәр транспорты һәм чемпионатның махсус транспорты хәрәкәт итәргә хокуклы. Әлеге вакытлыча бүленгән полосага чыгучыларны 1,5 мең сум күләмендә штраф көтә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International