“Көньяк” автовокзалы “Казан-Чабаксар” маршруты буенча өстәмә рейс оештырды

2015 елның 20 июле, дүшәмбе
“Көньяк” автовокзалыннан яңа 767 нче номерлы “Казан-Чабаксар” маршруты буенча автобуслар йөри башлады. Автобуслар көн саен 11.50 кузгала. Маршрут Набережные Моркваши, Татарское Бурнашево, Исаково, Тюрлема, Игорвары, Нюрши, Цивильск, Новочебоксарск аша уза. Чабаксарга кадәр билет бәясе 350 сум тора, юлдагы вакыт 4 сәгать тәшкил итә.

24 нче июльдән “Көньяк” автовокзалы пассажирлар уңайлыгы өчен әлеге маршрут буенча өстәмә рейс оештырды, ул 13.00 китә.

Маршрутлар челтәре турында мәгълүматны “Көньяк” автовокзалының белешмә хезмәте телефоны (843) 237-33-23 аша белергә мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International