ЯҢАЛЫКЛАР


13
ноябрь, 2015 ел
җомга

“Федераль пассажир компаниясе” АҖ пассажирларга “Өстәрәк – арзанрак” махсус тарифы буенча купе вагоннарындагы өске урыннарга билетларны 35% ташлама белән тәкъдим итә. Ташлама белән билетларны 2015 елның 16-19 ноябрендә алырга мөмкин.

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 278 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 47 очрагы теркәлгән.

Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 20 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 22 очрагы, 23 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 350 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.


12
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 18 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 24 очрагы, 18 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 270 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.

Казан аэропортыннан 78 рейс башкарылган, шул исәптә 19 чартер, 15 халыкара рейслар. 2508 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3044 кеше килгән.

11
ноябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 278 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 44 очрагы теркәлгән.
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 11 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 18 очрагы, 16 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 247 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.

10
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе
Бүген “Соколка-Яр Чаллы” маршрутының 18.45 сәгатьтәге рейсы белән «Производственное объединение нерудных материалов «Набережные Челны» ҖЧҖ судно йөрешле компаниясе Кама елгасы буенча пассажир навигациясен яба.
Бүген ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында Татарстан Республикасындагы юл оешмаларының кышкы шартларда эшләргә әзерлеге темасына багышланган брифинг узды.
Казан-Яңа Тура юнәлеше буенча 117 нче номерлы автобус маршруты оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International