Татарстан Республикасындагы юл оешмаларының кышкы шартларда эшләргә әзерлеге турында брифинг булып узды

2015 елның 10 ноябре, сишәмбе

Бүген ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында Татарстан Республикасындагы юл оешмаларының кышкы шартларда эшләргә әзерлеге темасына багышланган брифинг узды.
Брифинг эшендә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин катнашты. Чыгышында ул юл хезмәтләренең федераль һәм төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларын кышкы шартларда карап тоту эшләренә октябрьдә керешкәннәрен билгеләп үтте. 7 нче октябрьдән тәүлек буе дежур торучы сменалар оештырылган.


Министр урынбасары искәрткәнчә, подряд оешмалар белән озак вакытка исәпләнгән дәүләт килешүләре төзелгән, алар бозлавыкка каршы материаллар әзерләү һәм транспорт паркын яңартуга алдан ук керешергә мөмкинлек бирә. Татарстанда «Татавтодор» ААҖ, «Татнефтедор» ҖЧҖ, «Алексеевскдорстрой» ААҖ, «Каздорстрой» ААҖ кебек подряд оешмалар эшли.


А.Чукин сүзләренчә, автомобиль юллары кышка 100 процент әзер. Юл оешмалары карамагында 1035 берәмлек махсус техника бар, шул исәптән 352 комбинацияләнгән юл машинасы, 131 автогрейдер, 106 ротор, кар җыйгычлар белән җиһазландырылган үзбушаткычлар, бульдозерлар, тракторлар. Барлык техника да тулысынча ГЛОНАСС системасына тоташтырылган һәм кышкы шартларда эшләргә әзерләнгән.

 
Автомобиль юлларында үзгәреп торучан һава торышы шартларына җайлашуны тәэмин итү өчен 26 метеостанция бар. Автоматлаштырылган юл метеостанцияләре реаль вакыт режимында конкрет нокталар буенча мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә: фотосүрәт, юл катламының хәле, температурасы. Һава шартлары турында мәгълүмат бирү һәм ГЛОНАСС системасының барлыгы кыш көне юлларны үзвакытлы карап тоту һәм эшләрне башкаруны контрольдә тоту мөмкинлеге бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International