Купе вагоннарының өске урыннарына билетларны 16-19 ноябрьдә алган очракта, пассажирлар 35% ташламага ия булачаклар

2015 елның 13 ноябре, җомга

“Федераль пассажир компаниясе” АҖ пассажирларга “Өстәрәк – арзанрак” махсус тарифы буенча купе вагоннарындагы өске урыннарга билетларны 35% ташлама белән тәкъдим итә. Ташлама белән билетларны 2015 елның 16-19 ноябрендә алырга мөмкин.

 

Әлеге тәкъдим “ФПК” АҖнең ил эчендә хәрәкәт итүче поездлары өчен 2015 елның 16 ноябреннән алып 24 декабренә кадәр гамәлдә булачак.  

 

Акция буенча ташлама күпләп пассажирлардан торган төркемнәргә һәм балалар тарифы буенча билет алучыларга каралмаган. Ташламалар “Динамик бәя оешу” программасына кергән поездларга да каралмаган.

 

Төрле махсус тарифлар турында тулы мәгълүматны Куйбышев тимер юлы сайтының “Пассажирларга/Тарифлар” бүлегендә табарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International