Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 278 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 6 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 46 очрагы теркәлгән.

Иделдә суның биеклеге 53,03 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Камада су 53,16 метр (65,9 метр) биеклектә.

Казан аэропортыннан 78 рейс башкарылган, шул исәптә 19 чартер, 15 халыкара рейслар. 2508 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3044 кеше килгән.

12 нче ноябрьдә республикада болытлы һава көтелә, кар, юеш кар явачак, кайбер районнарда буран, урыны белән томан, җил көньяк-көнчыгыштан. Температура: -2 - +3 гр. Юлларда бозлавык.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International