Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 11 ноябре, чәршәмбе
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 278 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 44 очрагы теркәлгән.

Иделдә суның биеклеге 52,86 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Камада су 53 метр (65,9 метр) биеклектә.

Казан аэропортыннан 81 рейс башкарылган, шул исәптә 6 чартер, 15 халыкара рейслар. 2035 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2435 кеше килгән.

11 нче ноябрьдә республикада болытлы һава көтелә, вакыты белән кар явачак, көньяк-көнчыгыштан талгын җил. Температура: +2 - -2 гр. Юлларда бозлавык.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International