Казан-Яңа Тура автобус маршруты оештырылды

2015 елның 10 ноябре, сишәмбе

 

Казан-Яңа Тура юнәлеше буенча 117 нче номерлы автобус маршруты оештырылды. Автобуслар Сәид Галиев тукталышыннан (тимер юл вокзалы) кузгалып китәләр. Аннан соң Ленин дамбасы, Энергоуниверситет, Тандем, «Яшьлек» метросы, Восстания, Горький шоссесы, Залесный буенча үтәләр. Маршрутта НефАЗ автобуслары йөри.

Эш көннәрендә автобусларның эш режимнары 08.00-16.00 сәгатькә билгеләнгән, интервал hәр ярты сәгать саен. Ялларда – 07.00-17.00 сәгатькә, интервал hәр 20 минут саен. Юл бәясе 20 сум, ташламалы йөрү гамәлдә. Юл вакыты 40 минут тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International