Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 13 ноябре, җомга

 

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 278 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 47 очрагы теркәлгән.

 

Иделдә суның биеклеге 52,92 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Камада су 53,10 метр (65,9 метр) биеклектә.

 

Казан аэропортыннан 59 рейс башкарылган, шул исәптә 9 чартер, 14 халыкара рейслар. 2511 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2438 кеше килгән.

 

13 нче ноябрьдә республикада болытлы һава көтелә, кар, юеш кар явачак, көньяк-көнчыгыштан талгын җил. Температура: +1 - -4 гр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International