ЯҢАЛЫКЛАР


24
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе

Республика юлларында 209 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 138.


23
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

 

24 нче ноябрьдә Azur Air авиакомпаниясе “Казан” халыкара аэропортыннан Гоа юнәлеше буенча яңа рейс ача.

20-22 ноябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә 79 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 52 очрагы, 122 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 992 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 278 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 40 очрагы теркәлгән.


21
ноябрь, 2015 ел
шимбә

 

Республика юлларында 285 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 195.


20
ноябрь, 2015 ел
җомга

 

20 ноябрьнең 17.00 сәгатеннән алып һәм тәүлек дәвамында сакланып, 21 ноябрьдә, Татарстан Республикасы территориясе һәм Казанда юеш кар һәм яңгырга алмашучы кар рәвешендәге көчле явым-төшемнәр көтелә.

 

ТР Чирмешән муниципаль районында “Әҗе - Чирмешән - Шентала» - Карамыш - Яшәүче автомобиль юлында Карамыш авылы янындагы Сөлчә елгасы аша үтүче күпер төзекләндерүдән соң файдалануга кертелде.

 

Республика юлларында 185 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 114.

Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 18 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 33 очрагы, 29 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 351 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.

Ике бәйге нәтиҗәләре буенча “Казан” халыкара аэропорты “Аэровокзал комплексында пассажирларга хезмәт күрсәтү” категориясенең “Халык өчен хезмәтләр” номинациясендә лауреат булды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International