18 ноябрьдә “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре” республика бәйгесе һәм “Россиянең иң яхшы 100 товары” программасы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Казан ратушасында уздырылган тантаналы чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Ике бәйге нәтиҗәләре буенча “Казан” халыкара аэропорты “Аэровокзал комплексында пассажирларга хезмәт күрсәтү” категориясенең “Халык өчен хезмәтләр” номинациясендә лауреат булды.
2015 елның 16 июнендә үк инде Казан аэропорты бәйге комиссиясе каршында пассажирларга максималь уңайлы шартлар булдыруга зур әһәмият бирелүе хакында презентациясе ясаган иде.