ЯҢАЛЫКЛАР


26
март, 2025 ел
чәршәмбе

2025 елда «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча Казан агломерациясендә гомуми озынлыгы 21 км дан артык булган 17 объектта төзелеш-монтаж эшләре башкарылачак.


25
март, 2025 ел
сишәмбе

Татарстанда төбәк юлларында кайнар асфальт-бетон кулланып чокырларны ремонтлау эшләре башланды. Моңа 10 асфальтобетон заводын эшләтеп җибәрү ярдәм итте. Аерым алганда, республиканың Әгерҗе, Алексеевск, Әлмәт, Балтач, Бөгелмә, Кама Тамагы, Лаеш, Түбән Кама, Чирмешән, Чистай районнарында заводлар эшли башлады.


24
март, 2025 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы чикләрендә Горький тимер юлында йөрүче шәһәр яны поездларыннан 2025 елның гыйнвар-февралендә 865 меңнән артык кеше файдаланган. Бу узган, кәбисә елның шул ук чорына туры килә.


21
март, 2025 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында 2024 елда тармак (тариф) килешүләре йөкләмәләрен үтәү турында социаль партнерларның хисаплары белән республика профсоюз комитеты президиумының киңәйтелгән утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, Татарстан Республикасы автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һөнәр берлегенең республика комитеты рәисе Юрий Данилов һәм башкалар катнашты.

23 март көнне «Казан Экспо» үзәгендә концерт уңаеннан поездлар билгеләнә.

Горький тимер юлы хезмәткәрләре мәктәп каникуллары алдыннан «РЖД» ААҖ челтәрендә уза торган «Имин транспорт» профилактик акциясенә кушылды.


20
март, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Nordwind Airlines Россия авиакомпаниясе һәм belavia Белоруссия авиакомпаниясе арасында имзаланган код-шеринг килешүе кысаларында «Nordwind һәм Belavia авиакомпанияләренең маршрут челтәре шәһәрләре арасында туристик алмашу перспективалары һәм «Казан» аэропортының трансфер хабы буларак роле» темасына конференция узды.

2025 елның 1 апреленнән 30 апреленә кадәр республика территориясендә урнашкан региональ әһәмияттәге автомобиль юлларында күчәренә йөкләнеш 6 тоннадан артып киткән транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә.

Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы Ассоциациясе Президиумы утырышында катнашты. Чара Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм башкалар катнашында узды.

Горький магистрале буенча йөрүче Түбән Новгород – Казан төбәкара электропоездлары пассажирлары хәзер «ПроТранспорт» мобиль кушымтасы аша йөрү документын сатып ала ала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International