ЯҢАЛЫКЛАР


19
март, 2025 ел
чәршәмбе

Бу хакта 2025 елның 18-20 мартында Мәскәүдә уза торган TransRussia транспорт-логистика хезмәтләре, склад җиһазлары һәм технологияләре 29 нчы Халыкара күргәзмәсе кысаларында терминал-склад комплексы белән идарә итү буенча Горький дирекциясе башлыгы Отар Бердзенишвили белдерде.

Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында «2024 хисап елы өчен декларация кампаниясе кысаларында 2025 елда керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләр бирү һәм тиешле формадагы белешмә тутыру» темасына ВКС режимында семинар-киңәшмә узды. Чара Татарстан Республикасы Рәисе коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре Идарәсе тарафыннан Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе һәм Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе вәкилләре катнашында оештырылды.

Бүген ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Питрәч муниципаль районы хакимиятендә 2025-2030 елларда Татарстан Республикасының Казан зонасында транспорт һәм юл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча зона киңәшмәсе үткәрде. Анда Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Теләче районнары башкарма комитетлары башлыклары һәм җитәкчеләре, юл, транспорт оешмалары вәкилләре һәм башкалар катнашты.

«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында 122 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән, шуның 97 млн сумы РФ бюджетыннан. Акчалар Казан һәм Чаллы шәһәрләренә юл хәрәкәте белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасы (АСУДД) өчен җиһазлар китерүгә һәм монтажлауга юнәлдереләчәк.


18
март, 2025 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Яр Чаллы шәһәрендә 2025-2030 елларда транспорт һәм юл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча зона киңәшмәсе үткәрде. Чарада Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, юл, транспорт оешмалары вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Бүген Теләче урта мәктәбендә Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Садыйков цифрлы мохиттә онлайн мошенниклыкка һәм интернеттагы ят кешеләргә багышланган «Цифрлы ликбез» Бөтенроссия мәгърифәтчелек проекты буенча цифрлы куркынычсызлык турында дәрес үткәрде.

19 мартта «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә XIII Республика ифтары узачак. Кунакларны илтеп җиткерү өчен Казан - Аэропорт - Казан өстәмә шәһәр яны поездлары билгеләнә.


17
март, 2025 ел
дүшәмбе

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Төп тема - төбәкнең 2025 елгы язгы ташуга әзерлеге турында. Чарада ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.

Татарстан башкаласыннан 57 меңнән артык пассажир җибәрелгән. Бу узган елның шул ук чоры, кәбисә елы нәтиҗәләренә туры килә.

Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгында урам-юл челтәрен үстерү буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International