Фәрит Хәнифов ТР муниципаль берәмлекләре Советы Ассоциациясе Президиумы утырышында катнашты

2025 елның 20 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы Ассоциациясе Президиумы утырышында катнашты. Чара Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм башкалар катнашында узды.

Фәрит Хәнифов муниципаль районнарда һәм шәһәр округларында пассажирлар йөртүне үстерү һәм 2030 елга кадәр муниципаль берәмлекләрдә юл эшләре программалары турында сөйләде. Исегезгә төшерәбез, ТР транспорт министрлыгы башлыгы 2025-2030 еллардагы 6 еллык программа кысаларында республиканың Идел аръягы, Кама, Көньяк-Көнчыгыш, Төньяк-Көнчыгыш һәм Төньяк-Көнбатыш зоналарында транспорт һәм юллар белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча зона киңәшмәләре үткәрде. Киңәшмәләр Россия Федерациясе Президентының «2030 елга кадәр чорга һәм перспективада 2036 елга кадәр Россия Федерациясе үсешенең милли максатлары турында» 2024 елның 7 маендагы 309 номерлы Указын үтәү йөзеннән милли максатларны, илкүләм проектларны һәм федераль проектларны планлаштыру, гамәлгә ашыру һәм аларга ирешү кысаларында уздырылды. Министрлык бу эшне ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән «Тормыш өчен инфраструктура» һәм Бурятия Республикасы башлыгы Алексей Цыденов җитәкләгән «Нәтиҗәле транспорт системасы» юнәлешендәге комиссияләре белән алып барачак.

Уздырылган зона киңәшмәләре йомгаклары буенча кайбер карарлар кабул ителде. 2025-2030 елларда ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгы һәм ТР муниципаль берәмлекләре арасында транспорт белән тәэмин итү һәм юл хуҗалыгы буенча килешү проектлары әзерләнәчәк.

Транспорт тармагына килгәндә, "Транспорт логистикасының терәк мәгълүмат базасы. Пассажирлар һәм йөкләр" цифрлы платформасын булдырачаклар. Киләчәктә әлеге цифрлы платформа ярдәмендә Татарстан Республикасында булган барлык трафикларны, җәмәгать транспорты маршрутларын күзәтеп торырга мөмкин булачак. Бу платформа дәүләтара, төбәкара, муниципальара ташулар, мәктәп, шәһәр яны һәм вахта автобусларын колачлый.

Юл хуҗалыгы өлкәсендә 2025 елга Татарстан Республикасында гомуми файдаланудагы юлларда өч еллык юл эшләре программасын (3 еллык контракт) кабул итәргә кирәк булачак. Шулай ук М-12 «Көнчыгыш», М-7 «Идел», «Алексеевск – Әлмәт» юлларын, шул исәптән күпер корылмаларын төзегәннән соң ремонтланырга тиешле федераль, региональ, җирле әһәмияттәге юлларны ремонтлау программасын гамәлгә ашырырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International