2 февральдә «Руслайн» авиакомпаниясе төбәк очышларын субсидияләү программасы кысаларында Казан-Төмән рейсын ача.
2015 ел нәтиҗәләре буенча шәһәр яны тимер юл транспортында 7 миллион пассажирга хезмәт күрсәтелгән, шул исәптә 329600 - ташламаларга ия булучылар һәм 700700 студентлар һәм мәктәп укучылары.
28 нче гыйнварда “Содружество” ААҖ шәһәр яны пассажир компаниясе Казан-1 тимер юл вокзалы бинасында традициягә кереп киткән Пассажирлар көне уздырачак.
Горький тимер юлы, “Россия тимер юллары” ААҖнең Горький тимер юлы территориясендә эшләүче бүлендек җәмгыятьләре һәм филиаллары 2015 нче елда төбәк һәм җирле бюджетларга 12 миллиард 734,9 миллион сум акча күчергән.
Республика юлларында 357 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 242.
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 16 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 65 очрагы, 54 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 460 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
2015 нче ел нәтиҗәләре буенча су транспортында 357 мең пассажирга хезмәт күрсәтелгән, шуларның 95 меңе – ташламаларга ия категория.
2015 нче елда 62 торак пункт төбәк юллары белән тоташтырылган, шул исәптә 17се - “2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр авыл территорияләрен тотрыклы үстерү” федераль максатчан программасы кысаларында федераль бюджет хисабына.
2016 нчы елда Татарстан территориясендә 3 җәяүлеләр юлы яктылык һәм тавыш сигнализацияләре белән җиһазландырылачак. Шуларның 2се – Атлашкино станциясе районында, 1се – Восстание станциясендә.
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 28 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 62 очрагы, 59 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 528 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.