Горький тимер юлы, “Россия тимер юллары” ААҖнең Горький тимер юлы территориясендә эшләүче бүлендек җәмгыятьләре һәм филиаллары 2015 нче елда төбәк һәм җирле бюджетларга 12 миллиард 734,9 миллион сум акча күчергән.
ГТЮның салымнары 2015 нче елда түбәндәгеләрне тәшкил итте: Түбән Новгород өлкәсе – 9 млрд. 45 млн. сум, Владимир өлкәсе – 678,4 млн. сум, Киров өлкәсе – 746,5 млн. сум, Свердловск өлкәсе – 164,2 млн. сум, Рязань өлкәсе – 4,3 млн. сум, Удмуртия – 560,5 млн. сум, Татарстан - 1 млрд. 154,2 млн. сум, Чувашия – 241,6 млн. сум, Марий Эл – 40,1 млн. сум, Башкортстан – 33,9 млн. сум һәм Мордовия – 18,6 млн. сум.
Гомумән алганда, “РТЮ” ААҖ оешканнан бирле барлык дәрәҗәдәге бюджетларга һәм бюджеттан тыш фондларга 100 миллиард сумнан артык акча күчергән.