2015 нче елда су транспортында 357 мең пассажирга хезмәт күрсәтелгән

2016 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

2015 нче ел нәтиҗәләре буенча су транспортында 357 мең пассажирга хезмәт күрсәтелгән, шуларның 95 меңе – ташламаларга ия категория.

Су транспортында халыкка хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен ТР Хөкүмәте ике тизйөрешле “Метеор”ны модернизацияләүгә 44 миллион сум акча бүлеп бирде. Теплоходның берсе 2015 нче елда төзекләндерелде, икенчесен 2016 нчы елның навигациясе башланганчы тәртипкә кертү планлаштырыла.

2015 нче елда 3 һәм 4 палубалы судноларның причалга имин килүен тәэмин итү өчен Болгар шәһәре причалына су юлын тирәнәйтү буенча эшләр тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International