Иртәгә Казан-1 тимер юл вокзалында Пассажирлар көне уздырылачак

2016 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

28 нче гыйнварда “Содружество” ААҖ шәһәр яны пассажир компаниясе Казан-1 тимер юл вокзалы бинасында традициягә кереп киткән Пассажирлар көне уздырачак. Бу көнне 12.00 сәгатьтән алып 14.00 сәгатькә кадәр пассажирлар барлык сораулары, теләк-тәкъдимнәре белән “Содружество” ААҖ хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә ала.

“Пассажирлар көне”н уздыруның төп максаты – шәһәр яны поездларында пассажирлар ташу сыйфатын яхшырту. Практика күрсәткәнчә, пассажирлар шәһәр яны поездлары җәдвәле, тарифлар мәсьәләсенә, багаж ташу кагыйдәләренә, балаларны һәм ташламаларга ия гражданнарны йөртүгә аеруча игътибар бирәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International