Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 245 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 6 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 46 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 357 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 242.
Казан аэропортыннан 56 рейс башкарылган, шул исәптә 6 халыкара рейслар. 1468 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1640 кеше килгән.
27 нче гыйнварда республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, кайбер районнарда томан, тотрыксыз салмак җил. Температура: -15 - -20 гр. Юлларда бозлавык.