«Руслайн» авиакомпаниясе төбәк очышларын субсидияләү программасы кысаларында Казан-Төмән рейсын ача

2016 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

2 февральдә «Руслайн» авиакомпаниясе төбәк очышларын субсидияләү программасы кысаларында Казан-Төмән рейсын ача. Очышлар атнага ике тапкыр – сишәмбе һәм пәнҗешәмбе башкарылачак һәм кышкы навигация сезоны тәмамланганчы, ягъни март ахырына кадәр гамәлдә булачак. Һава судносы Казаннан Төмәнгә 17.40 сәгатьтә оча. Хәрәкәт графигына үзгәрешләр кертелергә мөмкин.

Рейслар 50 пассажир сыешлы "CRJ200" һава судноларында башкарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International