ЯҢАЛЫКЛАР


1
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

Казанда 2-28 июньдә Силикат урамында ике юл өлеше хәрәкәт өчен тулысынча ябык булачак.

Казан аэропортыннан 65 рейс башкарылган, шул исәптә 10 чартер һәм 15 халыкара рейслар. 2700 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2345 кеше килгән.

Казанда 2-16 июньдә Островский урамының 99 нчы номерлы йорты тирәсендәге юл полосасы буенча (Т.Миңнуллин урамыннан алып А.Айдинов урамына таба) автотранспорт хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертелә.

ТҮткән тәүлектә Ттарстан Республикасы территориясендә 23 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 64 очрагы, 89 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 510 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.


31
май, 2016 ел
сишәмбе

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин чираттагы тапкыр төбәк юлларын тикшереп чыкты. Бу юлы ул Татарстан Республикасының Актаныш һәм Минзәлә районнарында булды.

Лаеш районында 1 июньнән 1 июльгә кадәр “Лаеш шәһәренә керү юлы” автомобиль юлының 7,8 км озынлыктагы участогы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла.

Казан аэропортыннан 86 рейс башкарылган, шул исәптә 8 чартер һәм 12 халыкара рейслар. 2964 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2592 кеше килгән.


30
май, 2016 ел
дүшәмбе

23-27 майда Мәскәү янындагы Красногорскта дүртенче "Яшь профессионаллар" WorldSkills Russia эшче һөнәрләр милли чемпионатының финалы булып үтте. "Казан" халыкара аэропорты командасы икенче урынны алды.

“Тимер юллар аркылы наушникларда чыгу куркыныч” дигән яңа махсус билгеләр яшь җәяүлеләр игътибарын җәлеп итәргә, тимер юл аркылы чыкканда куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеген искә төшерергә тиеш.

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 247 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 7 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 54 очрагы теркәлгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International