ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин чираттагы тапкыр төбәк юлларын тикшереп чыкты. Бу юлы ул Татарстан Республикасының Актаныш һәм Минзәлә районнарында булды. Тикшерүдә шулай ук республика районнары башлыклары, “Главтатдортранс” ДКУ директоры Эдуард Данилов һәм юл предприятиеләре директорлары катнашты.
Чокырларны ямау һәм эшләрне башкаруның сыйфатын тикшерү барышында агымдагы елга юл эшләре программасы мәсьәләләре каралды.
Шулай ук Ленар Сафин “Яр Чаллы сәнәгать зонасында гомуми файдаланудагы юл инфраструктурасын булдыру” инвестицион проектын тормышка ашыру кысаларында түбәндәге объектларда - Моторная, Металлургическая һәм Производственный проезд урамнарында булды. Биредә асфальтобетонның югары катламын җәю, яктырту терәкләрен кую эшләре башкарылган. Эшләргә заказ бирүче – “Главтатдортранс” ДКУ.
Әлеге чарада катнашкан Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев сәнәгать зонасында юл челтәрен төзекләндерү, һичшиксез, җирле сәнәгать үсешенә этәргеч бирәчәген ассызыклады. Шунысын да әйтергә кирәк, әлеге районда "Тэмпо" металлургия заводы урнашкан – ул төзелеш билгеләнешендәге арматура чыгару буенча үзенең беренче җитештерү комплексы.