"Казан" аэропорты командасы "Яшь профессионаллар" WorldSkills Russia эшче һөнәрләр чемпионатында икенче булды

2016 елның 30 мае, дүшәмбе

           23-27 майда Мәскәү янындагы Красногорскта дүртенче "Яшь профессионаллар" WorldSkills Russia эшче һөнәрләр милли чемпионатының финалы булып үтте. "Казан" халыкара аэропорты командасы икенче урынны алды.

          шче һөнәрләр смотрында Россиянең 64 субъектыннан һәм 17 илдән командалар катнашты. Ярышлар 99 белгечлек буенча узды, алар арасында мехатроника, космик инжиниринг, мобиль робототехника кебек юнәлешләр булды. Казан аэропорты командасы “Сервис на воздушном транспорте”  номинациясендә катнашты. Әлеге юнәлеш кысаларында үзләренең һөнәри күнекмәләрен һәм белемнәрен 2 теркәү агенты һәм 3 авиация куркынычсызлыгы инспекторы күрсәтте.

          Чара чынбарлыктагы аэропорт хезмәтләре эшчәнлегенә максималь якынлашкан шартларда уздырылды. "Казан" халыкара аэропорты командасы югары дәрәҗәдәге профессиональ әзерлеген күрсәтте һәм барлык ярышларның нәтиҗәләре буенча мактаулы икенче урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International