1 июньнән 1 июльгә кадәр “Лаеш шәһәренә керү юлы” автомобиль юлы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла

2016 елның 31 мае, сишәмбе

Лаеш районында 1 июньнән 1 июльгә кадәр “Лаеш шәһәренә керү юлы” автомобиль юлының 7,8 км озынлыктагы участогы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла. Бу чорда биредә төзекләндерү эшләре планлаштырылган. Урап узу өчен Лаеш-Чирпы автомобиль юлы тәкъдим ителә. Тиешле юл билгеләре белән урап узу схемасы ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ белән килешенгән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International