Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2016 елның 31 мае, сишәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 247 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 5 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 57 очрагы теркәлгән.

 

Иделдә суның биеклеге 53,19 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Камада су 54,14 метр (65,9 метр) биеклектә.

 

Казан аэропортыннан 86 рейс башкарылган, шул исәптә 8 чартер һәм 12 халыкара рейслар. 2964 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2592 кеше килгән.

 

31 нче майда республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, җил төньяк-көнчыгыштан тизлеге секундына 6-11 метр. Температура: +13 - +18 гр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International