Горький тимер юлы станцияләрендә җәяүлеләр өчен яңа куркынычсызлык билгеләре урнаштырылачак

2016 елның 30 мае, дүшәмбе

 

“Тимер юллар аркылы наушникларда чыгу куркыныч” дигән яңа махсус билгеләр яшь җәяүлеләр игътибарын җәлеп итәргә, тимер юл аркылы чыкканда куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеген һәм наушникларда музыка тыңлау гомер һәм сәламәтлек өчен куркыныч булуын искә төшерергә тиеш.

 Тәҗрибә күрсәткәнчә, наушниклар кигән бала чынбарлыктан читләшә, ул тышкы сигналларга игътибарсыз, реаль хәлләрне ишетми дә күрми дә. Кызганычка каршы, соңгы елларда электрон җайланмаларны тарату һәм яшьләрнең алар белән мавыгуы арта бара, һәм юлларда мондый җәяүлеләр күбәя.

Агымдагы елда җете кызыл тыю билгеләрен магистральнең 4 станциясендә урнаштыру планлаштырыла. Алар Түбән Новгородта, Кировта, Казанда һәм Ижауда барлыкка киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International