ЯҢАЛЫКЛАР


11
июль, 2025 ел
җомга

14 июльдән Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районындагы «Казан - Йошкар-Ола» – Волжск автомобиль юлының 4,3 – 4,9 км участогында транспорт чаралары хәрәкәте вакытлыча туктатылды. Чикләү автомобиль юлын реконструкцияләү эшләрен башкаруга бәйле.

Горький магистрале, Идел буена агросәнәгать продукциясен төп ташучы буларак, бу көннәрдә Татарстан башкаласында уза торган «Агроволга-2025» Халыкара күргәзмәсендә катнаша.

«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Казанның Вахитов районында Әмирхан Ениики урамыннан Достоевский урамына кадәр 0,2 км озынлыкта һәм 2 полоса киңлектә Иптәшләр урамын ремонтлау эшләре башланды.


10
июль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Мәскәүдә ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов V Халыкара «Цемент-бетон һәм минераль бәйләгечләр кулланып автомобиль юллары төзү» фәнни-гамәли конференциясендә катнашты.

Горький тимер юлы хезмәткәрләре тарафыннан 2025 ел башыннан 120 чакрымнан артык тоташмый торган («бәрхет») юл салынган, шулай ук 33 стрелкалы күчерү алыштырылган.


9
июль, 2025 ел
чәршәмбе

Бөреле – Коркачык аралыгында ремонт эшләре бару сәбәпле, 9 июльдән 31 июльгә кадәр аерым көннәрдә шәһәр яны поездларының расписаниесе үзгәрәчәк. Гамәлдәге график белән аерма ике минуттан бер сәгатькә кадәр тәшкил итәчәк.

«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районында «Актаныш - Мөслим» автомобиль юлының 5,8 - 8,7 км участогында ремонтлау төгәлләнде. Ремонтланган участокның озынлыгы 2,950 км тәшкил итә.


8
июль, 2025 ел
сишәмбе

Бүген ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итте. Анда Рус Акташы - Азнакай автомобиль юлыннан Сарман районының Габдрахман авылына кадәр керү юлын асфальтлау, Нурлат районының Яңа Тумба - Әлки районының Иске Тумба авыллары арасында автомобиль юлы төзү һәм 107 нче Казан-Бөреле-Казан маршруты буенча автобус булмау буенча мөрәҗәгатьләр каралды.

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районында «Люга - «Нырты совхозы» автомобиль юлын 18,2 – 24,0 км участогында капиталь ремонтлыйлар. Ремонтлана торган участокның озынлыгы 5,8 км тәшкил итә.


7
июль, 2025 ел
дүшәмбе

Казанда Балалар тимер юлы 2025 елның июнендә 13 меңгә якын пассажир ташыган. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 22% ка күбрәк. Шуларның 6,6 меңгә якыны - балалар һәм 6,3 меңнән артыгы өлкәннәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International