Гадәттәгечә, Татарстан Республикасы Профсоюзлар көне 24 сентябрьдә билгеләп үтелә. Бу көнне 1920 елда Казан губернасы профсоюзларының беренче корылтае берләшү һәм Татарстан һөнәр берлекләре советын төзү турында Карар кабул итә. Ә безнең республика территориясендә беренче профсоюзлар бу вакыйгага кадәр унбиш ел элек - 1905 елда барлыкка килә.
Татарстан Республикасы профсоюз хәрәкәтенең бай тарихы һәм данлыклы традицияләре бар. Дистә еллар дәвамында Татарстан профсоюзлары учреждение һәм предприятие хезмәткәрләренең хезмәт хокукларын һәм социаль гарантияләрен яклыйлар, халыкның тормыш сыйфатын күтәрүгә ярдәм итәләр.
Профсоюз активына һәм барлык ветераннарга ныклы сәламәтлек, иминлек, игелекле эшләрендә уңышлар телибез.