Kazan Digital Weekта «Коррупцияне профилактикалауда цифрлы трансформация: чакырулар һәм мөмкинлекләр» секциясе узды

2025 елның 23 сентябре, сишәмбе

19 сентябрьдә «Kazan Digital Week-2025» кысаларында «Коррупцияне профилактикалауда цифрлы трансформация: чакырулар һәм мөмкинлекләр» секциясе узды. Секция эшендә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгының дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге белгечләре катнашты.

Модератор булып Татарстан Республикасы Рәисе администрациясенең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге мөдире Равия Шрша чыгыш ясады. Катнашучылар коррупцияне профилактикалауда цифрлы трансформация, коррупциягә каршы эштә яңа технологияләр куллану, цифрлы технологияләр кулланып комплаенс үсеше мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Чараны уздырганда коррупциягә каршы тору өчен цифрлы платформалар һәм аналитик системалар булдыру буенча Россия тәҗрибәсенә аерым игътибар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International