Горький тимер юлы терминаллары 2025 елның гыйнвар-августында 3,2 млн тоннадан артык йөк эшкәрткән, шул исәптән:
- Тихорецкая – 494,2 мең тонна;
- Доска - 401,3 мең тонна;
- Муром - 355,0 мең тонна;
- Юрьевец – 328,3 мең тонна;
- Киров-Котласский - 242,0 мең тонна;
- Котельнич-2 - 194,7 мең тонна;
- Ижау – 170,1 мең тонна.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, магистраль терминалларында комплекслы транспорт хезмәте күрсәтелә: йөкләрнең киң номенклатурасын төяү һәм бушату, аларны ябык складларда һәм ачык мәйданчыкларда саклау, йөкләрне автомобиль транспорты белән китерү, ташу документларын рәсмиләштерү, вагоннарны чистарту/юу хезмәтләре.