Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районында «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча «Балтач – Әтнә» автомобиль юлында Арборка елгасы кушылдыгы аша урнашкан күпергә капиталь ремонт ясалган.
Күпернең озынлыгы 16,3 км, киңлеге 12,2 метр тәшкил итә. Пролет төзелеше конструкциясе – табигый нигездәге фундамент рамлы. Корылма материалы - тимер-бетон, исәпләнгән йөкләнеш - А11, Н11.
Объектта булган күпернең төп конструкцияләрен сүтү, тышкы яктырту һәм элемтә челтәрләрен үзгәртеп кору, рамлы күпер конструкцияләрен, чыгу юллары булган технологик һәм төзелеш мәйданчыкларын урнаштыру буенча чаралар гамәлгә ашырылган. Шулай ук күпергә якын килү юлларын, күпер өслеген, оешкан рәвештә су агызу һәм күпер өемендәге конусларны матрац-габион конструкцияләр белән ныгыту эшләре башкарылды.
Ясалма корылма Чепья авылында урнашкан һәм Чепья авыл җирлеге территориясендә урнашкан балалар бакчалары, гомуми белем бирү мәктәпләре, табиб амбулаторияләре, фельдшер-акушерлык пунктлары, даруханәләр, китапханәләр кебек социаль объектларга юлны тәэмин итә. Моннан тыш, Арборка елгасы аша күпер төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларына: «Арбор – Шишинер», «Асья – Улисьял», «Балтач – Әтнә» һәм башка юлларга чыгу мөмкинлеге бирә.
Эшләрнең заказчысы - «Главтатдортранс» ДКУ, генераль проектлаучысы - «ОПОРА «ПКБ» ҖЧҖ, генераль подрядчысы - «Строй Сервис» ПКФ ҖЧҖ.