«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районында Алексеевск - Югары Колок автомобиль юлының 55,7 - 57,0 км участогы ремонтланды, аның гомуми озынлыгы 1,3 км дан артык һәм машина йөрү өлешенең киңлеге 8 метр.
Объектта булган асфальт-бетон өслекне фрезерлау, А16НН асфальт-бетон катнашмасыннан тигезләүче катлам салу, 10680 кв.м мәйданда ЩМА-11 вак таш-мастикалы асфальт-бетон өслеген урнаштыру, 4 мең кв.м мәйданда юл кырыйларын асфальт-гранулятор белән ныгыту эшләре башкарылды.
Искәртеп узабыз, автомобиль юлы буйлап Алексеевск, Базарлы Матак һәм Болгар торак пунктларын тоташтыручы автобус һәм мәктәп маршрутлары уза. Шулай ук юлның «Алексеевск-Әлмәт» төбәк юлы һәм «Казан – Оренбург – Акбулак – Казахстан Республикасы белән чик» федераль магистраленә чыгу юлы бар.
Эшләрне «Алексеевскдорстрой» ААҖ подряд оешмасы башкарды.