ЯҢАЛЫКЛАР


29
июль, 2022 ел
җомга

2022 елның 5 августыннан Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында 22 чакрымнан 24,4 чакрым юл арасында Иске Чүпрәле - Татар Шатрашаны автомобиль юлында зур йөк машиналары хәрәкәте вакытлыча туктатыла. Әлеге чикләү капиталь ремонт тәмамланганчы 2022 елның 20 октябренә кадәр дәвам итәчәк.

 

2022 елның 4 августыннан Казан шәһәреннән Түбән Новгород шәһәренә электрпоездлары йөри башлаячак. Ике башкала арасында чәршәмбе көненнән кала поездлар атнага 6 көн хәрәкәт итәчәк.

 


28
июль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

4 августтан техник сәбәпләр аркасында түбәндәге шәһәрара поездларның хәрәкәт итү тәртибе үзгәрәчәк:

 

Татарстан Республикасының Ютазы муниципаль районында Әбсәләм - Александровка автомобиль юлының 1,05 чакрымнан 4,35 чакрымга кадәр юл өлешендә төзекләндерү эшләре бара.

 


27
июль, 2022 ел
чәршәмбе

2022 елның 12 октябреннән 14 октябренә кадәр Казанда «Казан ЭКСПО» МВЦ мәйданчыгында «Дорога 2022» халыкара махсуслаштырылган күргәзмә-форумы узачак. Күргәзмә-форумның операторы булып Федераль юл агентлыгының автомобиль юллары буенча мәгълүмат үзәге тора ("ИНФОРМАВТОДОР" ФДБУ).

Министрлыкта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов һәм Дәүләт думасының икътисади сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин очрашуы узды. Очрашу барышында Казанда һәм Чаллыда тимер юл вокзалларында гамәлгә ашырылырга ниятләгән гражданнарның аз мобильле төркемнәре өчен көтү залларын төзү проекты буенча фикер алыштылар.

Татарстан Республикасы башкаласының Совет районында Николай Ершов урамындагы юл полотносын ремонтлау дәвам итә.


26
июль, 2022 ел
сишәмбе

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Фәрит Хәнифов гражданнарны кабул итте. Анда муниципальара маршрут, торак пунктларда юлларны ремонтлау мәсьәләләре каралды.

«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Казанда Идел буе районы Салмачи торак массивында Үзәк урамга ремонт ясала. Озынлыгы 3,5 км тәшкил итә.


25
июль, 2022 ел
дүшәмбе

Бүгенге көннән 2022 елның 30 сентябренә кадәр Лаеш - Чирпа автомобиль юлы транспорты хәрәкәте өчен вакытлыча чикләнә - Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында 8,225 км дан 11,275 км га кадәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International