«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Казанда Идел буе районы Салмачи торак массивында Үзәк урамга ремонт ясала. Озынлыгы 3,5 км тәшкил итә.
Бүгенгә эшләр тәмамлануның якынча проценты - 65%. Объектның бәясе 249 млн сумнан артык. Подрядчы булып «Автодорстрой» ҖЧҖ тора.
Алга таба биредә 84 юл билгесе, 440 п.м. җәяүле киртәләр, 16 тукталыш павильоны урнаштыру һәм юл билгеләре ясау планлаштырылган.