ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Фәрит Хәнифов гражданнарны кабул итте. Анда муниципальара маршрут, торак пунктларда юлларны ремонтлау мәсьәләләре каралды. Аерым алганда, гражданка Жамбил Әхмәдова Биектау районының Урта Алаты авылында юл төзүнең сыйфаты һәм Биектау муниципаль районы эчендә транспорт хезмәте күрсәтүне оештыру уңаеннан мөрәҗәгать итте.
Чара йомгаклары буенча тиешле мәгълүмат республика муниципаль районнарының башкарма комитетларына җиткереләчәк.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында гражданнарны кабул итү атна саен, сишәмбе көннәрендә уздырыла. Идарә тармагы җитәкчелегенә сорау бирү өчен (843) 291-90-29 телефоны буенча язылырга кирәк.