Ютазы районында Әбсәләм - Александровка автомобиль юлында ремонт бара

2022 елның 28 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Ютазы муниципаль районында Әбсәләм - Александровка автомобиль юлының 1,05 чакрымнан 4,35 чакрымга кадәр юл өлешендә төзекләндерү эшләре бара.

Озынлыгы 3,3 чакрым тәшкил иткән участокта туфрак эшләре башкарылган, салкын ресайклинг методы белән нигез салу чаралары һәм асфальт-бетон өслегенең түбән катламы салынган.

Хәзерге вакытта асфальт-бетон өслегенең өске катламын салу эшләре тәмамланып килә.

Әлеге автомобиль юлын ремонтлау Татарстан Республикасының гомуми файдаланудагы юлларында юл эшләре программасында каралган чаралар кысаларында гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International