ЯҢАЛЫКЛАР


1
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

30 октябрьдә һәм 1 ноябрьдә Габдулла Тукай исемендәге "Казан" халыкара аэропортыннан Nordwind авиакомпаниясе тарафыннан Иркутск һәм Новокузнецкка рейслар җибәрелде.


30
октябрь, 2022 ел
якшәмбе

Транспорт инфраструктурасының роле сыйфатлы, ышанычлы һәм имин автомобиль юлы безнең тормышыбызның аерылгысыз өлешенә әверелде. Сезнең эшегез гражданнар өчен дә, безнең республика икътисады өчен дә мөһим һәм кирәкле булып кала бирә. Көн саен, рейсларга чыккач, сез яшәү темпын бирәсез: меңләгән пассажирны өзлексез ташуны башкарасыз, йөк һәм багаж ташуны тәэмин итәсез, һәм иң мөһиме, мобильлекне һәм имин хәрәкәтләнүне тәэмин итәсез. Бүген төбәгебез транспортчыларының үсеп килүче буынына салган, ярдәм иткән һәм осталыгын тапшырган ветераннарга аеруча рәхмәт белдерәм.


 


29
октябрь, 2022 ел
шимбә

Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе кичә Үзбәкстан Републикасына өч көнлек визитын төгәлләде.


28
октябрь, 2022 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында техниканы газ-мотор ягулыгына күчерү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Анда Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Татарстан Республикасы Президенты киңәшчесе Рәфкать Кантюков, генераль директорның беренче урынбасары - «НОВАТЭК-СПГ Топливо» ҖЧҖ баш инженеры Артур Газиҗанов, юл-төзелеш, транспорт оешмалары һәм компанияләре вәкилләре, шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволары белгечләре катнашты.

28 октябрьдән Түбән Новгород белән Казан арасында өстәмә тизләтелгән электропоезд Чуаш Республикасында Вурнар станциясендә тукталыш ясаячак.

2022елның 30 октябреннән авиарейслар кышкы расписание буенча гамәлгә ашырылачак.

4 ноябрьдә, ерак араларга өстәмә поезд билгеләнү сәбәпле, бер көнгә, 6356 номерлы поездны курс тәртибе үзгәрәчәк.


27
октябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Казан шәһәренең Яңа Савин районында Гагарин урамын ремонтлау төгәлләнде. Эшләр Короленко урамыннан алып Ярослав Гашек урамына кадәр 490 м озынлыктагы участокта башкарылды.

Бу көннәрдә Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов җитәкчелегендәге делегациясе эш визиты белән Үзбәкстан Республикасында. Делегация составына «Институт «Татдорпроект» АҖ проект оешмалары һәм «Русремстрой» ҖЧҖ, «Татнефтедор» ААҖ, «Трест Камдорстрой» АҖ, «Татарстан Республикасы күперләре» ҖЧҖ, «Автодор» дәүләт корпорациясе, «ДСК Автобан» АҖ, «РСК» ҖЧҖ, шулай ук «ЕлАЗ» җитештерү берләшмәсе» АҖ һәм «Е-МАК» компанияләре вәкилләре керә.


26
октябрь, 2022 ел
чәршәмбе

"Имин сыйфатлы юллар" милли юл проекты кысаларында Татарстан Республикасы башкаласының Мәскәү районында Энергетиклар урамы участогы ремонтланды. Ремонт эшләренең озынлыгы 0,3 км тәшкил итә.

Тэги: "Имин сыйфатлы юллар" илкүләм проекты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International