Бу көннәрдә Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов җитәкчелегендәге делегациясе эш визиты белән Үзбәкстан Республикасында. Делегация составына «Институт «Татдорпроект» АҖ проект оешмалары һәм «Русремстрой» ҖЧҖ, «Татнефтедор» ААҖ, «Трест Камдорстрой» АҖ, «Татарстан Республикасы күперләре» ҖЧҖ, «Автодор» дәүләт корпорациясе, «ДСК Автобан» АҖ, «РСК» ҖЧҖ, шулай ук «ЕлАЗ» җитештерү берләшмәсе» АҖ һәм «Е-МАК» компанияләре вәкилләре керә.
Визит кысаларында делегация әгъзалары Үзбәкстанның транспорт министры Илхом Махкамов, Үзбәкстанның автомобиль юллары комитеты рәисе Абдурахман Абдувалиев, Үзбәкстан төзелеш министрының беренче урынбасары Давронжон Адилов, Үзбәкстанның сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Даврон Вахабов белән очрашты.
Сәфәрнең максаты юл төзелеше өлкәсендә эш тәҗрибәсе белән уртаклашу, шулай ук Үзбәкстан Республикасы белән Татарстан Республикасы арасында алга таба үзара файдалы хезмәттәшлек итү.