Казанда Гагарин урамындагы юл ремонтланды

2022 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

Казан шәһәренең Яңа Савин районында Гагарин урамын ремонтлау төгәлләнде. Эшләр Короленко урамыннан алып Ярослав Гашек урамына кадәр 490 м озынлыктагы участокта башкарылды.

Күрсәтелгән чаралар «2022 елда Татарстан Республикасы Казан шәһәренең юл-урам челтәре объектларында тузган катламнарны торгызу һәм авария хәлендәге чокырлыкларын бетерү» программасы буенча юл эшләре программасында каралган финанслау кысаларында гамәлгә ашырылды.

Проект документлары «ВОЛГАПРОЕКТСТРОЙ» ҖЧҖ тарафыннан төзелгән, заказчы - «Главтатдортранс» ДКУ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International