Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропорты партнеры Nordwind авиакомпаниясе Азиянең иң эре шәһәрләренең берсе булган Тегеранга авиарейслар ача.
24 майда «Алабуга» махсус икътисади зонасы территориясендә Идел буе федераль округы транспорт тармагының төп бизнес-вакыйгаларының берсе - «PRO//Движение. Идел буе» транспорт-логистика конференциясе булачак.
«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Азнакай-Ютазы-М5 автомобиль юлы, Татарстан Республикасының Азнакай муниципаль районында км 10,5 - км 12,0 юл аралыгы ремонтлана. Ремонтланачак участокның озынлыгы 1,5 км тәшкил итә.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Деловые Линии» компанияләр төркеме генераль директоры Фәрид Мәдәни һәм «Ромекс GROUP» компанияләр төркеме президенты Алексей Прокопенко белән очрашты. Очрашуда шулай ук ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов тә катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов эш визиты белән Чаллы шәһәрендә булды. Сәфәр кысаларында Татарстан Республикасы транспорт министрлыгы башлыгы "РариТЭК автомобиль заводы" ҖЧҖ директоры Юрий Шпорт белән "РариТЭК" предприятиесенең газда хәрәкәт итүче автобуслар һәм коммуналь техника җитештерү цехларын карады.
«Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» XIV Халыкара икътисади форумында катнашучы кунакларны транспорт белән тәэмин итү оештырылды.
“Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлегендә илкүләм проектларны мәгълүматлаштыруда һәм гамәлгә ашыруда ярдәм итү мәсьәләләре буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышы узды. Анда “Милли проектлар: Татарстан 2022” республика фотоконкурсына һәм “Кайгыртырга вәгъдә итәм!” проектына йомгак ясалды. Анда катнашучыларга һәм җиңүчеләргә бүләкләрне ТР Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды. Чарада Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Тимур Никонов катнашты.
Бүген Дәүләт Советында республика парламенты депутатлары, Дәүләт Советы Аппараты ярдәмчеләре өчен «Татарстан Республикасында юллар төзү һәм ремонтлау: өстенлекле проектлар» темасына семинар узды. Чарада ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин да катнашты.
«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районында км 6,7 - км 10,0 юл аралыгында М7 «Идел» -Баландыш автомобиль юлын капиталь ремонтлау эшләре башланды. Юл IV техник категориягә туры килә, ремонт ясала торган участокның озынлыгы 3,277 км тәшкил итәчәк. Әлеге чаралар өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан 140 млн сум акча бүленгән.
"Восточная" автовокзалыннан Йошкар-Олага рейслар көн саен сзг.08:00 һәм 16:00 сәг. булачак. Шулай ук, 5 майдан өстәмә рейслар ачылды.