Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов эш визиты белән Чаллы шәһәрендә булды. Сәфәр кысаларында Татарстан Республикасы транспорт министрлыгы башлыгы "РариТЭК автомобиль заводы" ҖЧҖ директоры Юрий Шпорт белән "РариТЭК" предприятиесенең газда хәрәкәт итүче автобуслар һәм коммуналь техника җитештерү цехларын карады.
Аннары министр Татарстан Республикасында трамвай хәрәкәтен үстерү буенча киңәшмә үткәрде. Чарада шулай ук «Электротранспорт» ҖЧҖ генераль директоры вазифаларын башкаручы Вячеслав Мигунов, «КАМАЗ» оешмасының аналитик төркеме җитәкчесе Борис Морозов, шул исәптән транспорт оешмалары һәм район башкарма комитетлары вәкилләре катнашты.
Киңәшмә барышында трамвай хәрәкәтенең энергияне сакчыл тоту инфраструктурасы һәм автоном йөрештә инновацион трамвай эшләнмәсе, шулай ук Яр Чаллының Мәләкәс микрорайонында яңа трамвай линиясе төзелешен әзерләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.