«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы Түбән Кама шәһәрендә Вокзал урамына (вокзал - Корабель урамы боҗрасыннан алып вокзал – Төзүчеләр проспекты боҗрасына кадәр) капиталь ремонт ясалды.
«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Казан шәһәре Авиатөзелеш районының Вересаев урамы (Пржевальский урамыннан Ударная урамына кадәр) 0,400 км озынлыкта ремонтланды.
«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында «Алексеевское – Высокий Колок» - Базяково – Тукай, Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районында 8,4 – км 9,9 км участогында III техник категорияле автомобиль юлы ремонтланды. Ремонтлана торган участокның озынлыгы 1,561 км тәшкил итә.
«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасының Тукай муниципаль районында «Чаллы – Бурды» автомобиль юлында Суксинка елгасы аша күпер ремонтлана.
Бүген «Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгы мәйданчыгында 2023 елда Татарстан Республикасында юл эшләре Программасын гамәлгә ашыруның аралык нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясе узды. Доклад белән Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Щукин чыгыш ясады.
Казан шәһәренең Мәскәү районындагы Городская урамында 0,350 км озынлыктагы ремонт тәмамланган.эшләр «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында башкарылган. Финанслау суммасы Татарстан Республикасы бюджетыннан 28 млн сум тәшкил итте.
«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районында Каменка – Дөбъязы – Олы Әтнә автомобиль юлына 41,5 – км 42,3 км участогында ремонт ясала. Ремонтлана торган участокның озынлыгы 0,8 км тәшкил итә, юл IV техник категориягә туры киләчәк.
«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Казан шәһәренең Мәскәү районы Хәсән Туфан урамында ремонт тәмамланды. Ремонтланган участокның озынлыгы 700 метрдан артык тәшкил итте.башкарылган эшләрнең бәясе - Татарстан Республикасы бюджетыннан 52 млн сум тирәсе.
Республикада «Имин сыйфатлы юллар» милли проектын тормышка ашыруның төп күрсәткечләренең берсе-региональ әһәмияттәге автомобиль юлларының норматив таләпләргә туры килгән өлешен аларның гомуми озынлыгы 50 процентка кадәр арттыру.
Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районында «Казан - Оренбург» - Мортаза - Кырым-Сарай автомобиль юлында Димескәй елгасы аша салынган күпергә капиталь ремонт ясала. Күпернең озынлыгы 87 метр тәшкил итә. Төзекләндерү эшләре «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында уздырыла. Чараны гамәлгә ашыру өчен якынча 100 млн сум акча бүлеп бирелгән (Татарстан Республикасы бюджетыннан - 18 млн сумнан артык, Россия Федерациясе бюджетыннан - 80 млн сумнан артык финанс чаралар бирү каралган).